Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Универсиада-2013не үткәрүгә заявка әзерләү киләсе елга төп бурыч булачак
Универсиада-2013не үткәрүгә заявка әзерләү киләсе елга төп бурыч булачак
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында республика спорты үсеше, яңа спорт объектларын төзү һәм эре халыкара ярышлар уздыру турында сөйләде.
Республика башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда барлык төр көч ярышлары өчен көрәшләр сарае төзелеше бара. “Хәзер без тагын бер 50 метрлы бассейн төзергә уйладык, чөнки су тубы буенча Россия Федерациясе чемпионнары булып торабыз һәм Ауропа медальләренә дәгъва итәбез, - дип ассызыклады М.Шәймиев. – Берничә спорт төре буенча безнең командалар ил чемпионнары булды. Туплы хоккейда уңышлар бик үк мактанырлык түгел, әмма шартлар тудырылган – заманча дәрәҗәдәге ике стадион бар. Чирәм хоккеенда безгә тиңнәр юк”.
Булган объектларга августта, ТР Президенты сүзләренә караганда, ябык футбол-җиңел атлетика манежы һәм чирәм хоккее үзәге өстәләчәк. Моннан тыш, Теннис үзәген төзү буенча эшләр башланды. М.Шәймиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика шәһәрләре һәм районнарында ясалма бозлы 22 боз сарае сафка бастырылган.
Республика башлыгы шулай ук Казанда узачак эре халыкара ярышлар турында әйтте. Сентябрьдә Татарстан башкаласында ирләр командалары арасында чирәм хоккее буенча Ауропа чемпионаты узачак, киләсе елда шул ук арена хатын-кызлар арасында Олимпия алды квалификация турнирын кабул итәчәк. Киләсе ел халыкара турнирларга бай булачак: сноуборд буенча Дөнья кубогы этабы, хоккей буенча яшүсмерләр чемпионаты, студентлар арасында бокс буенча дөнья чемпионаты.
“Без кискен көндәшлек көрәшендә 2010 елда стенд атуы буенча Ауропа чемпионатын үткәрү хокукын яулауны мөһим җиңү саныйбыз. Бу мөмкинлек өчен без Финляндия, Италия һ.б. илләр белән беррәттән көрәштек, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. – Һичшиксез, киләсе елга төп бурыч булып Универсиада-2013не үткәрүгә заявка әзерләү тора. Спорт берләштерүче көч булып тора. Минемчә, ул бөтен планета кешеләрен берләштерә ала торган бердәнбер идеология”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз