news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Универсиада-2013” дирекциясе җитәкчелеге вуз җәмәгатьчелеге белән очрашты

Киңәшмәдә шәһәр югары уку йортларына файдалануга тапшырылачак 2013 елгы Универсиаданың 11 спорт объектын бизәү мәсьәләләре хакында фикер алышынды

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Бүген “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Азат Кадыйров рәислегендә Казанның югары уку йортлары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шәһәр югары уку йортларына (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт техник университеты) файдалануга тапшырылачак 2013 елгы Универсиаданың 11 спорт объектын бизәү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Универсиада авылының беренче чираты ачылышы хакында фикер алышты. Азат Кадыйров бәян иткәнчә, Бөтендөнья студентлар уеннарының иң эре объектларыннан саналган Универсиада авылы милке һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләрне махсус эшче төркем хәл итәчәк, дип хәбәр итә Универсиада дирекциясенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100