news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ачык университет» порталында татар телендә яңа өстәмә белем алу курслары чыкты

Татар телендә алып барыла торган курслар кыска вакыт эчендә тирән белем алуга юнәлдерелгән.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Ачык университет» порталында сигез төрле юнәлеш буенча татар телендә өстәмә белем алу курслары урнаштырылган. Курсларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Ачык Университет һәм Lenar Wealth Management оешмасы тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова сөйләде.

«Хәзерге вакытта сайтка меңнән артык кеше теркәлгән. Курсларны эшләүдә катнашкан мөгаллимнәр турында мәгълүмат, видео материаллар һәм фәнни мәкаләләр базасы да тупланды. Курслар univer.tatar сайтында урнашты. Ачык Университет проекты үз эшен онлайн форматта дәвам итә. „Ачык университет“ — кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге, татар телендә онлайн форматта өстәмә белем бирү мәйданчыгы», — диде ул.

Курста барлыгы ун дәрес (2,5 сәгать). Курсны тәмамлаучыларга сертификат тапшырыла.

Сайтта Каһаннан алып Казан ханына кадәр, Заманча татар мәдәнияте, PostХанлык (Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзнең икенче яртысы — XIX гасыр башы), «Мөгаллим» — татар телен укытуның заманча алымнары, СөйләмSkills — ораторлык осталыгы, Гаиләдә татарча мохит, Татар дизайны: файдалы материаллар, «Акча белеме» — шәхси финанслар турында курслар бар.

«Акча белеме: шәхси финанслар турында» курсында акча белән дөрес эш итәргә, финанс пирамидаларны ачыкларга, инвестицияләр ясарга өйрәтәләр. «Курс үзенең матди хәлен яхшыртырга теләгән һәр кеше өчен. Курста керем-чыгымны дөрес барлау, нык валюталар, „куркынычсызлык“ мендәрен булдыру, финанс максатлар дөрес кую, шәхси финанс планын булдырырга өйрәнеп була», — диде сәркатиб.

Курсны үтү өчен:


Univer.tatar сайтында аккаунт булдырырга кирәк. Уң якта «керү» төймәсе бар, шунда басарга һәм «аккаунт булдырыйк» бүлегенә керергә. Курслар исемлегеннән кирәкле курсны табарга һәм «башларга» дигән төймәгә басу сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100