Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
УНИКСтан ике баскетболчы ил җыелма командасына чакырылган
Россия баскетболчылары 24 июльдә Европа чемпионатына әзерлек җыеннарын башлый.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Россия баскетбол җыелма командасы баш тренеры Сергей Базаревич җитәкчелегендәге тренерлар штабы командага чакырылачак киңәйтелгән исемлекне игълан итте. Бу хакта Россия баскетбол федераөиясенең матбугат хезмәте җиткерә.
Исемлеккә 27 уенчы эләккән алар арасында УНИКС командасы баскетболчылары – Артем Клименко белән Павел Антипов та бар.
Ил җыелмасына чакыру алган уенчылар: сакчылар – Дмитрий Кулагин, Михаил Кулагин, Виталий Фридзон (барысы да – ЦСКА), Евгений Бабурин, Дмитрий Хвостов (икесе дә – «Локомотив-Кубань»), Сергей Быков, Максим Колюшкин (икесе дә – «Автодор»), Вячеслав Зайцев, Алексей Швед (икесе дә – «Химки»), Иван Стребков («Нижний Новгород»), форвардлар – Семен Антонов, Андрей Воронцевич, Никита Курбанов (барысы да – ЦСКА), Евгений Валиев, Сергей Карасев (икесе дә – «Зенит», Санкт-Петербург), Андрей Зубков, Владимир Ивлев (икесе дә – «Локомотив-Кубань»), Павел Антипов (УНИКС), Александр Захаров («Иркут»,), Станислав Ильницкий («Химки»), Владислав Трушкин («Енисей»), үзәк уенчылар – Петр Губанов («Нижний Новгород»), Артем Клименко (УНИКС), Алан Макиев («Автодор»), Тимофей Мозгов («Лос-Анджелес Лейкерс»), Антон Пушков («Зенит»), Дмитрий Соколов («Химки»).
Россия баскетболчылары җыеннарны 24 июльдә Новогорскида башлый. Җыенның төп максаты – 2017 елгы Европа чемпионатына әзерлек. Россия баскетболчылары турнирны 1 сентябрьдә хуҗаларга – Төркия баскетболчыларына каршы уен белән башлый. Шунысын дә әйтергә кирәк: Европа чемпионаты быел бер юлы 4 илдә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз