news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
УНИКСта “Яшүсмер” муниципаль педагогика учреждениесенең 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм уза
Театральләштерелгән тамашада 1 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашачак
Скопировать ссылку
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт университетының УНИКС мәдәният-спорт комплексында ““Яшүсмер” яшәү урыны буенча яшүсмерләр клублары берләшмәсе” муниципаль педагогика учреждениесенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара уза, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Театральләштерелгән тамашада “Яшүсмер” муниципаль педагогика учреждениесендә тәрбияләнүче 1 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнаша, алар бәйрәмгә үзләре әзерләгән номерлар тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, чарага бәйрәм кунаклары сыйфатында шуның кадәр үк санда балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган.
Бәйрәм кысаларында “Яшүсмер” муниципаль педагогика учреждениесе клубларының гамәли һәм техник иҗат күргәзмәләре узачак, “Яшүсмер” муниципаль педагогика учреждениесе оешуга 20 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә эшләячәк, ““Яшүсмер”нең тылсымлы дөньясы” дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк.
Белешмә өчен. Бүгенге көндә Казанда “Яшүсмер” муниципаль педагогика учреждениесенең 74 яшүсмерләр клубы эшләп килә, аларда 15 меңнән артык 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар төрле эшчәнлек белән шөгыльләнә. 370тән артык түгәрәк һәм секциядә художество-эстетик һәм мәдәният-масса, хәрби патриотик, гамәли иҗат һәм башка юнәлешләрдә эш алып барыла.
“Яшүсмер” муниципаль педагогика учреждениесе каршында яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү буенча үзәкләр (“Выбор” Эчкечелек һәм тәмәке тартуны кисәтү үзәге һәм “Роза ветров” дигән Сәламәт тормышка кире кайтучы наркоманнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге) эшләп килә. 57 клубта 178 спорт секциясе эшли, аларда 7 мең 410 бала һәм яшүсмер 29 спорт төре (футбол, регби, көнчыгыш бергә-бер көрәше, бокс, атлетик гимнастика, аэробика, шейпинг һәм башкалар) белән шөгыльләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot