Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС Таллиннан җиңү яулап кайта
Бүген УНИКС баскетболчылары Эстония башкаласыннан кайта, кичә алар анда ВТБ Бердәм лигасы матчын үткәрде
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген УНИКС баскетболчылары Эстония башкаласыннан Казанга кайта, кичә алар анда Ауропа лигасы һәм ВТБ Лигасы матчларын үткәрде.
Каталония башкаласында “Барселона”га оттыргач, казанлылар Таллинда ВТБ Бердәм лигасы регуляр сезоны матчында җирле “Калев” командасын җиңүгә иреште. Очрашу УНИКС файдасына 73:64 исәбенә тәмамланды.
Казанлылар составында 11 очко җыйган Линн Грир иң нәтиҗәле уенчы дип табылды. Өч баскетболчы - Келли Маккрати, Захар Пашутин һәм Таррел Лайдэй 10 ар очко туплады.
Казанлылар алдагы матчны Польшаның “Проком” командасы белән 15 декабрьдә үткәрә. Матч “Баскет-холл”да 20.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз