news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС Төркиядә "Тофаж"ны җиңде

Казанлылар бу юлы инициативаны үз кулларына алды.

 (Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Бүген Төркиядә сборлар барышында Казанның УНИКС баскетбол командасы контроль матчта Төркиянең "Тофаж" командасын җиңде. Исәп 81:72.

Алдагы уеннарда Төркиядә ике тапкыр җиңелсәләр дә, казанлылар бу юлы инициативаны үз кулларына ала алды. Хәер, уенның икенче чирегендә төрекләр ике мәртәбә исәпне тигезли алды - 30:39 һәм 37:37. Әмма УНИКСның өстенлеге һәрдаим күренеп торды. Өченче чиректә "Тофаж" җиңде, исәп 50:54 иде.

Уенның соңгы 10 минуты 56:57 исәбе белән башланды. Әмма бу эпизод кына иде. Башта Кит Лэнгфорд штрафнойлар линиясеннән исәпне 59:59 итеп тигезләде, аннары өч очколыны Хоакин Колом кертте, исәп 62:59. Шуннан соң УНИКС тыныч кына эшен җиңүгә кадәр җиткерде.

Иртәгә, 18 сентябрь көнне, УНИКС Төркиянең вице-чемпионы - Истанбулның "Анадолу Эфес" командасы белән уйнаячак. Аннары казанлылар өйгә кайтачак.

УНИКС – «Тофаж» – 81:72 (23:20, 19:17, 14:20, 25:15).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100