Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС сезонны җиңүдән башлады
Баш тренер команданың яхшы, әмма идеаль дәрәҗәдән әле ерак торган уен күрсәтүен билгеләп узды.
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Казанның УНИКС баскетбол командасы кичә үз мәйданында Санкт-Петербургның «Зенит» баскетболчыларына каршы уен белән Бердәм лиганың тугызынчы сезонын башлап җибәрде. 2017-2018 елгы сезонның тәүге матчы Казан командасы өчен уңышлы булды: Димитрис Прифтис шәкертләре зур өстенлек белән уңышка иреште – 94:60.
УНИКС составында матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып 20 очко җыйган Стефан Ласме танылды.
УНИКС командасы баш тренеры Димитрис Прифтис уен нәтиҗәсеннән канәгать калуын, командасының яхшы, әмма идеаль дәрәҗәдән әле ерак торган уен күрсәтүен билгеләп узды.
11 октябрьдә УНИКС Европа кубогының төркем этабындагы беренче матчын уздыра – кунакта “Андорра” командасы белән очраша.
Баскетбол. Бердәм лига. Даими чемпионат. УНИКС (Казан) – “Зенит” (Санкт-Петербург) – 94:60 (28:15, 22:14, 19:17, 25:14).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз