news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС сакчысы Колесников: Быел уенчылар ныклап сайлап алынды

Бүген Казан клубы яңа сезонда ВТБ Бердәм лигасында беренче матчын уйнаячак.

УНИКС сакчысы Колесников: Быел уенчылар ныклап сайлап алынды
https://www.unics.ru/

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). УНИКС сакчысы Колесников «Астана» баскетбол клубы турында үз фикерен әйтте. Ул Казан клубының яңа сезонда ВТБ Бердәм лигасында беренче көндәше булачак.

«Астана» ВТБ лигасының барлык клублары өчен нык һәм уңайсыз коллектив. «Астана» катнашындагы уенны карагач аларның җайлы уйнавын һәм лидерлары  Томпсон, Хилл һәм Мартин Мейерска игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтәсе килә. Мартинның безнең белән уенда өстәмә мотивациясе булачак», — диде ул.

«Безнең коллективка каилгәндә, безгә рәсми уеннарда практика алырга һәм команда белән уенны камилләштерергә туры килә. Бу билгеле катлаулылыклар китереп чыгара. Быел уенчылар ныклап сайлап алынган дип ышанып әйтә алам. Команданың уен ритмын гына тоярга калды һәм безне зур уңыш көтә», — дип сөйләде баскетболчы Казан клубы матбугат хезмәтенә.

УНИКС — «Астана» матчы 3 октябрьдә, 18.00 сәгатьтә Казанның «Баскет-холл» комплексында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100