Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС үз мәйданында «Уралмаш» командасын кабул итә
УНИКС ВТБ Бердәм лигасы даими чемпионатының чираттагы матчын Екатеринбургның «Уралмаш» командасына каршы үткәрә. Очрашу Казанда «Баскет-холл» аренасында уза, матч Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана.
УНИКС уенга өч җиңү сериясе белән килә һәм 3-1 нәтиҗәсе белән турнир таблицасында икенче урынны били. «Уралмаш» исә дүрт матчта бер генә җиңү яулады һәм сигезенче баскычка төште.
Алдагы матч көндәшләрнең ВТБ Бердәм лигасында һәм WINLINE Basket Cup турнирында 13нче очрашуы булачак. Өстенлек УНИКС ягында — 10-2. Үткән сезонда казанлылар ике турнирда «Уралмаш»ны дүрт тапкыр отты, шулай да 4 апрельдә Екатеринбург баскетболчылары тарихта беренче тапкыр УНИКСны җиңүгә иреште (82:74).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз