news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС Пермьдә җиңү яулады һәм беренче урынга чыкты

Команда Пермьдә “Парма” белән уйнады һәм 88:81 исәбе белән отып, турнирда беренче булды.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). УНИКС ВТБ бердәм лигасы даими чемпионатында соңгы матчтан алдагысын Пермьдә “Парма” белән үткәрде һәм 88:81 исәбе белән отып, турнирда беренче булды.

Пермьлеләр өчен бу бик тә мөһим матч иде, “Парма” плей-оффка эләгү өчен көрәш алып бара. Әлегә өметләре бар.

УНИКС нинди очракта да чирекфиналда икенче позициядән старт алачак, ЦСКАдан ике тапкыр җиңелеп, 20 җиңүе бар. “Парма” 15 тапкыр җиңелеп, 7 тапкыр җиңгән һәм 9нчы урында.

ВТБ бердәм лигасында даими чемпионатта финишка кадәр турда казанлылар ике җиңелү һәм 21 тапкыр җиңү яулап, беренче урынга чыкты. ЦСКАның 20 җиңүе һәм ике җиңелүе бар, армиялеләр иртәгә үз матчларын уйный. 9 майда соңгы турда казанлылар Санкт-Петербургта “Зенит” белән очрашачак.

“Парма” (Пермь) – УНИКС (Казан) – 81:88 (18:22, 18:19, 22:24, 23:23).

Иң нәтиҗәлеләр: “Парма” – Миллер-Макинтайр (28), Ухов (25); УНИКС – Смит (16), Ндур (13), Колом (12).
 

news_right_1
news_right_2
news_bot