Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
УНИКС "Нижний Новгород" командасын җиңде
Исәп 104:81
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). ВТБ Бердәм лигасы чемпионатының беренче турында УНИКС "Нижний Новгород"ны җиңде, исәп 104:81.
Стартка Павел Антипов, Коти Кларк, Кит Лэнгфорд, Антон Понкрашов һәм Артем Параховский чыктылар. Матчның беренче алты минутында ул 4 тупланмада 9 очко җыйды. Исәп 20:8 булгач, Түбән Новгородның тренерлар штабы уйлану өчен вакыт алырга мәҗбүр булды.
Уенның беренче чиреге тәмамланганда УНИКСның старт составыннан беркем калмаган иде инде - Евгений Воронов, Вадим Панин, Хоакин Колом, Марко Банич һәм Александр Карпухин чыктылар. Беренче чирек исәбе – 35:21.
Икенче чиректә казанлылардан Лэтэвиус Уильямс беренче алынуда очконы эләктерде, икенчесендә урта дистанциядән эләкте, өченчедә өстән эләкте. Беренче ярты исәбе - 59:38.
Өченче чирек - 74:44. Банич – 80:50.
Соңгы унминутлыкта Колом фол белән кертте – 90:57. Воронов боҗра астыннан исәпне 101:69га җиткерде. Таблода исәп - 104:81.
5 октябрьдә УНИКС Астанада Астана командасы белән уйнаячак.
УНИКС (Казан) – «Нижний Новгород» (Түбән Новгород) – 104:81 (35:21, 24:17, 28:19, 27:24).
Иң нәтиҗәлеләр:
УНИКС – Параховский (15), Понкрашов (15), Лэнгфорд (12), Кларк (13), Воронов (18);
«Нижний Новгород» – Кейн (15), Бойнтон (15).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз