news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС Минскида җирле "Цмоки-Минск" командасына оттырды

Казан клубы рәттән җиденче тапкыр җиңелүгә дучар булды.

УНИКС Минскида җирле "Цмоки-Минск" командасына оттырды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетбол командасы кичә Бердәм лига даими чемпионаты кысаларында кунакта "Цмоки-Минск" командасына оттырды – 85:87. Җиңүчене ачыклау өчен төп вакыт кына да җитмәде.

Уенның дүртенче чирегендә УНИКС 69:59 исәбе белән алда бара иде әле. Әмма уен азагына таба казанлыларның ун очколык өстенлеге күзгә күренеп юкка чыкты. Нәтиҗәдә мәйдан хуҗалары төп вакыт төгәлләнер алдыннан гына исәпне тигезли алды – 77:77. Ә овертаймда тагын да аянычрак хәл булды – уен төгәлләнергә 3 секунд калып барганда мәйдан хуҗалары җиңү китергән өч очколык туп кертте.

Шулай итеп, УНИКС рәттән җиденче тапкыр оттыруга дучар булды. Соңгы бер ай эчендә Евролига һәм Бердәм лига чемпионатында УНИКС 10 матч уздырды, шуның берсендә генә җиңү яулый алды. Мондый хәлнең клуб тарихында булганы юк иде әле.

9 февральдә Казанга Мадриңның "Реал" командасы килә. Уен Евролига даими чемпионаты кысаларында узачак.

Баскетбол. Бердәм лига. Даими чемпионат. "Цмоки-Минск" (Минск, Белоруссия) – УНИКС (Казан, Россия) – 87:85 ОТ (13:16, 21: 22, 23:24, 20:15, 10:8).

УНИКСның иң нәтиҗәле уенчылары: Лэнгфорд (32), Колом (11), Антипов (11).

news_right_1
news_right_2
news_bot