news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС Красноярскиның "Енисей" командасын отты

Казан клубы 9 матчның берсендә генә оттырды.

УНИКС Красноярскиның "Енисей" командасын отты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетбол командасы Бердәм лига чемпионатының чираттагы уенында Красноярскиның “Енисей” командасын отты.

УНИКС үз мәйданында 91:76 (17:16, 21:18, 28:21, 25:21) исәбе белән өстенлеккә иреште. Казан командасы составында иң нәтиҗәле уенчы булып 18 очко туплаган Хоаким Колом танылды.

Шулай итеп, Бердәм лига чемпионатында 9 матчның сигезен җиңү белән төгәлләгән УНИКС командасы турнир таблицасының өченче баскычына урнашты.

УНИКС Бердәм лига чемпионатында чираттагы уенны 14 гыйнварда Түбән Новгородта “Нижний Новгород” командасына каршы уздыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot