news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС Красноярскидан җиңү яулап кайтты

ВТБ Бердәм лигасы чемпионатының чираттагы матчында Казанның УНИКС баскетбол клубы «Енисей»ны 99:78 исәбенә отты.

УНИКС Красноярскидан җиңү яулап кайтты
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның УНИКС баскетбол клубы Красноярскида «Енисей»ны 99:78 исәбенә отты.

«Енисей» баскетбол клубы ВТБ лигасы кысаларында казанлыларны ике тапкыр отты, соңгы мәртәбә – 2017 елның гыйнварында (75:66), УНИКС исә сигез тапкыр уңышка иреште.

Казанлылар хәзер лигада, ЦСКА һәм «Химки» командаларыннан гына калышып - өченче, «Енисей» унберенче урынны били. «Енисей» белән очрашудан соң ВТБ лигасында казанлылар активында җиңүләр саны бишкә җитте.

«Енисей» (Красноярск) - УНИКС (Казан) - 78:99 (17:24, 24:27, 18:23, 19:25). Иң нәтиҗәле уенчылар: «Енисей» - Роберсон (16), Харрисон (15), Мейерс (14); УНИКС - Ндур (17), Локетт (13), Макколлум (13), Понкрашов (13).

  • Киләсе турда УНИКС 17 ноябрьдә үз мәйданында «Нижний Новгород» клубын кабул итәчәк, ә 13 ноябрьдә Европа Кубогы кысаларында Вильнюста «Ритас» командасы белән уйнаячак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100