news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС командасының үз мәйданындагы җиңелүләрсез сериясе дәвам итә

Казан баскетболчылары "Химки" командасын отты.

УНИКС командасының үз мәйданындагы җиңелүләрсез сериясе дәвам итә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бердәм баскетбол лигасы даими чемпионатының чираттагы турында Казанның УНИКС баскетболчылары Мәскәү өлкәсенең "Химки" командасын отты.

Казанның “Баскет-холл” комплексында узган матч УНИКС файдасына 80:79 (18:17, 19:23, 21:22, 22:17) исәбе белән төгәлләнде. УНИКС составында иң нәтиҗәле уенчы булып 18 очко туплаган Хоакин Колом танылды. Тагын ике уенчы – Мелвин Эджим һәм Стефан Ласме 16шар очко җыйды.

Бу сезонда УНИКС баскетболчыларының әле бер генә турнир кысаларында да үз мәйданында җиңелгәне юк. Моннан тыш Казан командасы Бердәм лига чемпионатында да 6 матч җиңелүләрсез уйный һәм икенче урында бара.

6 декабрьдә УНИКС Европа кубогы кысаларында Франциядә “Леваллуа” командасы белән очраша. Ә 10 декабрьдә Казанга ЦСКА командасы килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100