Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
УНИКС командасы үз мәйданында "Зенит" клубы тарафыннан тар-мар ителде
Казан командасының үз тамашачысы алдында күптән болай оттырганы юк иде инде.
(Казан, 12 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). УНИКС баскетболчылары үз мәйданында Бердәм лига чемпионаты кысаларында Санкт-Петербургның "Зенит" командасына оттырды. Казан баскетболчыларының үз тамашачысы алдында күптән мондый хурлыкка калганы юк иде инде. Исәп шул хакта сөйли – 84:109.
Бүгенге матчта Евгений Пашутин шәкертләре команда лидеры – Кит Лэнгфордтан башка гына чыгыш ясады. Имгәнгән баскетболчы запас уенчылар арасында да күренмәде. Хәер, аның каравы соңгы уеннарда җитди имгәнүдән соң Антон Понкрашовның уйный башлавы киләчәккә өмет уята. Әмма бүген "бәйдән ычкынган "Зенит"ны Кит Лэнгфорд кына туктата алыр иде микән?
"Зенит" – җитез, актив рәвештә һөҗүм итә торган команда. Безгә аларның лидерлары Сергей Карасев, Райан Тулсонны туктатырга кирәк", – дигән иде уенга кадәр УНИКСның баш тренеры Евгений Пашутин уенга кадәр. Барып чыкмады – телгә алынган Сергей Карасев – 25, Райан Тулсон 14 очко туплады. Ә УНИКС составнда иң нәтиҗәле булган Хуакин Колом исәбендә – 25, Артем Параховскийның 14 очкосы бар.
Шулай итеп, "Зенит" баскетболчылары беренче әйләнештәге җиңелү өчен үч алды. Исегезгә төшерәбез, декабрьдә Санкт-Петербургта узган беренче әйләнеш уены 11 очко аерма белән УНИКС файдасына төгәлләнгән иде (95:84).
2017 елга чыккач 19 матч уздырган УНИКСның әле 3 тапкыр гына җиңүгә ирешкәне бар.
Баскетбол. Бердәм лига. УНИКС (Казан) – "Зенит" (Санкт-Петербург) – 84:109 (17:27, 24:27, 28:25, 15:30).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз