news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС командасы Европа кубогында чираттагы җиңүен яулады

Казан клубы турнирда өченче тапкыр уңышка ирешә.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогының төркем этабында Италиянең “Турин” командасын отты.

“А” төркемендә чыгыш ясаучы командаларның турнирның 5 нче туры кысаларында Казанда узган матчы УНИКС файдасына 101:93 (28:24, 31:21, 27:24, 15:24) исәбенә төгәлләнде.

Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып УНИКС командасы баскетболчысы Хоакин Колом танылды. Аның исәбендә – 26 очко һәм 10 нәтиҗәле пас бар.

УНИКС турнирда 5 матчының өчесен җиңү белән төгәлләде. Шулай итеп, Казан командасы төркем этабының беренче әйләнешеннән соң икенче урынга урнашты.

Европа кубогы кысаларында УНИКС чираттагы уенны 15 ноябрьдә “Андорра”га каршы уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100