news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС Израильнең «Маккаби» командасына оттырды

Казан командасына җиңү яулар өчен нибары бер очко җитмәде.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Казан клубы Евролиганың өй матчында Израиль командасына оттырды.

Евгений Пашутин шәкертләре турнирда алтынчы тапкыр җиңелеп, таблицаның аскы өлешендә калды.

24 ноябрь көнне узачак киләсе турда УНИКС кунакта Мадридның "Реал" командасы белән уйнаячак.

УНИКС (Казан, Россия) – «Маккаби» (Тель-Авив, Израиль) – 73:74 (17:25, 21:16, 16:20, 19:13).

Иң нәтиҗәле уенчылар: УНИКС – Лэнгфорд (22), Банич (10), Антипов (12); «Маккаби» – Смит (16), Айверсон (12), Силей (11).

news_right_1
news_right_2
news_bot