news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС Европа кубогында «Лимож» командасын отты

Казан баскетболчылары топ-16 раундында ике уенны да җиңү белән төгәлләде.

УНИКС Европа кубогында «Лимож» командасын отты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетболчылары Европа кубогы топ-16 раундының икенче турында Франциянең «Лимож» командасыннан өстен чыкты.

«Н» төркемендә чыгыш ясаучы көндәшләрнең чәршәмбегә каршы төндә (уен Мәскәү вакыты белән 22.30 сәгатьтә башланды) Франциядә узган очрашуы УНИКС файдасына 69:66 (10:17, 17:15, 22:17, 20:17) исәбенә төгәлләнде.

Әлеге очрашуда УНИКС составында иң яхшы уенчы булып 13 очко туплаган Стефан Ласме танылды.

Европа кубогындагы чираттагы матчны УНИКС 16 гыйнварда үз мәйданында Италиянең «Реджо-Эмилия» командасына каршы уздыра.

Исегезгә төшерәбез, УНИКС командасы Европа кубогының әлеге этабында “Н” төркеменә эләкте. Казан командасының көндәшләре – «Лимож» (Франция), «Асвел» (Франция) һәм «Реджо-Эмилия» (Италия).

Шулай итеп, УНИКС беренче ике турны җиңү белән төгәлләде – Франция клубларын отты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100