Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС Европа Кубогы ярымфиналына узды
Ярымфиналда УНИКС «Гран Канария» (Испания)–«Пинар Каршияка» (Төркия) пары җиңүчесе белән очраша
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Казанның УНИКС командасы баскетболчылары Европа Кубогы ярымфиналына узды. Кичә Европа Кубогының ¼ финалы җавап матчында УНИКС Краснодарскиның «Локомотив-Кубань» командасын җиңде. Краснодарскида узган матч 79:58 исәбе белән казанлылар файдасына тәмамланды. Җиңүчеләр составындагы Джеймс Уайт 29 очко җыйды.
Казанда беренче очрашуда «Локомотив» (87:78) җиңүгә иреште. Ике очрашу суммасы буенча Евгений Пашутин командасы турнирның чираттагы стадиясенә чыкты.
Ярымфиналда УНИКС «Гран Канария» (Испания) – «Пинар Каршияка» (Төркия) пары җиңүчесе белән очраша.
«Локомотив-Кубань» – УНИКС – 58:79 (17:14, 16:20, 11:20, 14:25).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз