news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС Европа кубогы топ-16 раундында беренче тапкыр оттырды

Көндәшләр 24 гыйнварда Италиядә очраша.

УНИКС Европа кубогы топ-16 раундында беренче тапкыр оттырды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның УНИКС баскетболчылары Европа кубогының топ-16 раундында Италиянең “Реджо-Эмилия” командасына оттырды.

Казанда узган матч 69:71 (12:21, 24:16, 16:18, 17:16) исәбенә мәйдан хуҗаларының җиңелүе белән төгәлләнде. Бу топ-16 раундында өченче уенын уздырган УНИКС командасының беренче җиңелүе булды. 

Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып Италия клубыннан Джеймс Уайт танылды. Аның исәбендә 16 очко бар. УНИКСтан иң зур уңышка ирешкән (15 очко) уенчы – Америка баскетболчысы Джамар Смит.

Европа кубогы топ-16 раундының чираттагы турында көндәшләр 24 гыйнварда Италиядә очраша.

news_right_1
news_right_2
news_bot