Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС Евгений Колесников белән килешү төзеде
Уенчының бер матчта 22 очко җыйганы бар.
(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Казанның УНИКС баскетбол клубы 31 яшьлек уенчы, һөҗүм итүче сакчы Евгений Колесников белән килешү төзеде. Клубның рәсми сайты хәбәр итүенчә, Евгений Колесников Казан командасы өчен 2 ел чыгыш ясаячак.
Уенчының буй озынлыгы – 193 сантиметр, авырлыгы 93 килограмм. Моңа кадәр Евгений Колесников Саратовның "Автодор" клубы өчен чыгыш ясады һәм һәр уенда командага уртача 11 очко китерде. Баскетболчының максималь күрсәткече "Калев" командасына каршы уенда теркәлде – 22 очко.
Шунысы да игътибарга лаек: Евгений Колесников 2013-2014 елгы сезонда УНИКС данын яклаган иде инде. Ул вакытта уенчы Казан командасына Россия кубогы, Бердәм лигада бронза медаль яуларга һәм Европа кубогының финалына чыгарга булышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз