news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС даими чемпионатны җиңү белән тәмамлады

Чираттагы турда Казан командасы 5 май көнне Пермьнең "Парма" командасы белән көч сынашачак.

УНИКС даими чемпионатны җиңү белән тәмамлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). ВТБ Бердәм лига даими чемпионатының йомгаклау матчында Казанның УНИКС командасы "Түбән Новгород" баскетбол командасын овертаймда 99:93 исәбенә җиңүгә иреште. Җиңү җиңел бирелмәде.

УНИКС активында 20 җиңү һәм 2 җиңелү исәпләнә. Команда лигада икенче урынга ия булды. Чираттагы турда УНИКС 5 май көнне Пермьнең "Парма" командасы белән көч сынашачак. 

УНИКС (Казан) - "Түбән Новгород" - 99:93 ОТ (22:22, 17:29, 24:15, 21:18, 15:9). Нәтиҗәләр: УНИКС - Ласма (27+8 сайлау + 3 блокшот), Колом (20+7 тапшыру), Колесников (11), Смит (16), Понкрашов (12); "ТН" - Григорьев (17), Еловац (22+14 сайлау), Одум (13). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100