Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС Бердәм лигада плей-офф раундын җиңүдән башлады
Чирек финал сериясе өч җиңүгә кадәр дәвам итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). УНИКС баскетбол командасы Бердәм лиганың плей-офф раундындагы чыгышын җиңүдән башлады. Казан баскетболчылары Краснодарда җирле "Локомотив-Кубань" командасын отты – 71:62.
Даими чемпионатны УНИКС 5 нче урында төгәлләсә, көндәш команда бер баскычка югарырак урнашты. Шуңа да чирек финал сериясен "Локомотив-Кубань" командасы үз мәйданында башлады. Бу сезонның даими чемпионатында көндәшләр үзара ике мәртәбә очрашты һәм икесендә дә Краснодар клубы җиңүгә ирешкән иде.
Бүгенге матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып 15 очко туплаган УНИКС командасы сакчысы Антон Понкрашов танылды. Казанның тагын бер баскетболчысы Хоакин Колом исәбендә 14 очко бар.
Сериядә икенче матч 7 майда шулай ук Краснодарда үтә.
Баскетбол. Бердәм лига. 1/4 финал раунды. 1 нче матч. «Локомотив-Кубань» (Краснодар) – УНИКС (Казан) – 62:71 (17:17, 14:20, 17:16, 14:18).
Сериядә исәп – 0:1.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз