Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС Бердәм лига чемпионатында җиңү яулады
Казан баскетболчылары икенче тапкыр рәттән уңышка иреште.
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Казанның УНИКС баскетбол командасы Бердәм лиганың даими чемпионатында Эстониянең “Калев” баскетболчыларыннан өстен чыкты.
Казанда узган кичәге матч 104:78 (30:12, 25:34, 28:18, 21:14) исәбе белән мәйдан хуҗалары файдасына төгәлләнде. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып УНИКС командасы баскетболчысы, 19 очко җыйган Мелвин Эджим танылды.
Бу УНИКС командасының Бердәм лига стартында икенче тапкыр рәттән уңышка ирешүе булды.
УНИКС чираттагы уенны 18 октябрьдә Европа кубогы кысаларында үз мәйданында Франциянең “Пари-Леваллуа” командасына каршы уздыра. Ә Бердәм лигадагы чираттагы уен 21 октябрьгә билгеләнгән – Казан баскетболчылары Краснодарда “Локомотив Кубань” командасы белән көч сынаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз