news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетболчысы Владислав Трушкин ил җыелмасына чакыру алган

Россия командасы баш тренеры Сергей Базаревич җыеннарны 15 уенчыдан торган команда белән уздыра.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Россия баскетбол җыелма командасы баш тренеры Сергей Базаревич җитәкләгән тренерлар штабы 2019 елгы Дөнья кубогына сайлап алу турнирына әзерләнү өчен УНИКС уенчысы Владислав Трушкинны да җыеннарга чакырган. Бу хакта Россия баскетбол федерациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Россия баскетболчылары әзерлек җыеннарын уздыру өчен 20 ноябрьдә Новогорскига җыела. Дөнья кубогының сайлап алу турниры кысаларында Россия баскетболчылары 24 ноябрьдә Сараевода – Босния һәм Герцеговина, ә 27 ноябрьдә Түбән Новгородта – Бельгия командалары белән очраша.

Ил җыелмасының тулы исемлеге: сакчылар – Евгений Бабурин, Дмитрий Хвостов, Дмитрий Кулагин (барысы да – «Локомотив-Кубань»), Михаил Кулагин, Виталий Фридзон (икесе дә – ЦСКА), Иван Ухов («Парма»); форвардлар – Павел Антипов, Станислав Ильницкий (икесе дә – «Локомотив-Кубань»), Семен Антонов (ЦСКА), Никита Балашов («Пено Жвайгждес», Литва), Евгений Валиев, Сергей Карасев (икесе дә – «Зенит»), Андрей Зубков («Химки»), Владислав Трушкин (УНИКС); үзәк уенчы – Артем Клименко («Автодор»).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100