Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС баскетболчысы Евгений Воронов Казаннан китте
31 яшьлек сакчы ил җыелмасы составында Олимпиадада бронза медаль яулаган иде.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). УНИКС баскетбол клубы сакчы Евгений Воронов белән элемтәләрне өзде. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерә.
31 яшьлек Евгений Воронов УНИКС өчен тәүге тапкыр 2008-2009 елгы сезонда чыгыш ясады. Аннары кабат 2016 елда әйләнеп кайтты. Быел Бердәм лигада ул барлыгы 22 уенда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елда Россия җыелмасы составында Олимпиадада бронза медаль яулаган иде.
Сүз уңаеннан: УНИКСның тагын бер тәҗрибәле сакчысы Антон Понкрашов клуб белән килешүен "2+1" системасы буенча озайтты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз