Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС баскетболчылары үз мәйданында ЦСКА командасына оттырды
Казан командасының Евролигадагы җиңелүләр сериясе 11 матчка җитте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетболчылары бүген Евролигада даими чемпионатның 28 нче туры кысаларында "Баскет-холл"да Мәскәүнең ЦСКА командасына оттырды – 74:85.
Мәйданда уенның икенче период урталарына кадәр генә тигез көрәш барды. Ә матчның яртысы төгәлләнгәндә кунакларның өстенлеге 11 очкога җиткән иде инде. Шулай итеп, УНИКС Евролигада рәттән 11 матчта җиңелү ачысын татыды. Тулаем алганда Евгений Пашутин шәкертләре 28 уенның бары җидесендә генә җиңү яулады. 2017 елга чыккач Евролига һәм Бердәм лигада 22 матч уздырган УНИКСның әле 3 тапкыр гына җиңүгә ирешкәне бар.
Бүгенге матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып ЦСКА командасыннан Нандо де Коло (22 очко), ә УНИКСтан Кит Лэнгфорд (17 очко) танылды.
27 мартта УНИКС үз мәйданында Бердәм лига кысаларында Саратовның "Автодор" командасы белән очраша. Ә Евролигада ике генә уен уздырасы калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз