Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
УНИКС баскетболчылары үз мәйданында "Локомотив-Кубань" командасына оттырды
Казан командасының даими чемпионатта тагын бер матч уздырасы калды.
(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның УНИКС баскетболчылары Бердәм лига даими чемпионатында үз мәйданында "Локомотив-Кубань" командасына оттырды – 77:83.
Бүгенге матчның иң нәтиҗәле уенчылары булып кунак команда уенчысы Ян Вуюкас белән УНИКСтан Хоаким Колом танылды. Ике уенчы исәбендә дә 21 очко бар.
Әлеге җиңелү УНИКСның Бердәм лиганың бу сезонындагы тугызынчы уңышсыз матчы булды. УНИКС командасына даими чемпионатны төгәлләү өчен бер генә матч калды – 13 апрельдә Евгений Пашутин шәкертләре үз мәйданында "Астана" командасы белән очрашачак. Аның нәтиҗәсе инде турнир таблицасына әллә ни йогынты ясамаячак һәм плей-оффның беренче раундында Казан баскетболчыларына нәкъ менә "Локомотив-Кубань" командасы белән очрашырга туры киләчәк.
Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: УНИКС әлеге көндәшендә кунакта да оттырган иде (75:64).
Баскетбол. Бердәм лига. Даими чемпионат. УНИКС (Казан) – «Локомотив-Кубань» (Краснодар) – 77:83 (19:25, 26:18,14:20, 18:20).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз