Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“УНИКС” баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының ярымфинал этабына узды
Казан баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының чирекфинал этабының өч уенында да җиңделәр.
(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетболчылары Таллинда “Калев” командасын җиңде. “УНИКС”, ВТБ бердәм лигасының чирекфиналында “Калев”ны өч уенда да җиңеп, чемпионатның ярымфинал этабына узды.
- ВТБ бердәм лигасында Россия, Белоруссия, Казахстан, Латвия, Эстония һәм Польша илләренең баскетбол командалары көч сынаша.
“УНИКС” – “Калев” чирекфинал сериясе 3:0 исәбе белән төгәлләнде. Беренче уенда Казан баскетболчылары 10 очкога өстен чыгып җиңде (92:82). Икенче уенда да исәп Казан командасы файдасына булды (108:84). Өченче уенда да “УНИКС” отты.
Өченче уен барышы.
Беренче чиректә “Калев” – “УНИКС” матчы исәбе – 36:27.
Икенче чиректә дә “УНИКС” баскетболчылары өстенлекне алды – 39:64.
Өченче чирек исәбе шулай ук Казан спортчылары файдасына булды – 62:84.
Дүртенче чиректә һәм гомуми исәп буенча “УНИКС” җиңде – 84:96.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз