news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС баскетболчылары Төркиядә "Галатасарай" командасына оттырды

Казан клубының Евролигада җиңелүләр саны 20гә җитте.

УНИКС баскетболчылары Төркиядә "Галатасарай" командасына оттырды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетболчылары Евролиганың даими чемпионаты кысаларында Төркиянең Истанбул шәһәрендә җирле "Галатасарай" командасына оттырды – 67:75.

Евролиганың плей-офф раундында катнашу хокукын югалткан Казан баскетболчылары турнир таблицасында үзләре белән янәшә диярлек барган һәм шулай ук хәлиткеч раундка эләгүдән мәхрүм калган командага каршы уен башында нәтиҗәле каршылык күрсәтә алса да, матчның икенче периодында өстенлекне тулысынча мәйдан хуҗаларына тапшырды. Уенның икенче өлешендәге исәп аермасы шул хакта сөйли – 6:24. Калган вакытта УНИКС җитди каршылык күрсәтергә тырышып караса да, исәпне кыскартудан арыга көче җитмәде.

Шулай итеп, УНИКС Евролигада 20 нче җиңелү ачысын татыды. Җиңүләр саны – 7.

Кичәге оттыру УНИКСның Евролигада рәттән 10 нчы мәртәбә җиңелүе булды. Алай гына да түгел, 2017 елга чыккач Евролига һәм бердәм лигада 21 матч уздырган УНИКСның әле 3 тапкыр гына җиңүгә ирешкәне бар.  Евролигада тагын 3 уен уздырасы калды. 24 мартта Казанга ЦСКА килә.

Баскетбол. Евролига. «Галатасарай» (Истанбул, Төркия) – УНИКС (Казан, Россия) – 75:67 (21:23, 24:6, 12:12, 18:26).

news_right_1
news_right_2
news_bot