Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС баскетболчылары Төркиядә "Дарюшафака" командасына оттырды
Казан командасы сезонда беренче тапкыр җиңелү ачысын татый.
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогы даими чемпионатында Истанбулның “Дарюшафака” командасына оттырды.
“А” төркемендә чыгыш ясаучы командаларның Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган очрашуы хуҗаларның җиңүе белән тгәлләнде. Исәп – 78:69 (20:24, 17:16, 11:15, 30:14). Бу яңа сезонда 6 нчы уенын уздырган УНИКСның беренче тапкыр оттыруы булды.
УНИКС составында иң нәтиҗәле уенчы булып, 18 очко туплаган Джамар Смит танылды.
Европа кубогы даими чемпионатындагы чираттагы уенны УНИКС 1 ноябрьдә кунакта Хорватиянең “Цедевита” командасына каршы уздыра.
Баскетбол. Европа кубогы. Даими чемпионат. "Дарушафака" (Истанбул, Төркия) – УНИКС (Казан, Россия) – 78:69 (20:24, 17:16, 11:15, 30:14).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз