news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетболчылары сезонда икенче мәртәбә "Дарушшафака" командасына оттырды

Казан командасы турнирда өченче тапкыр җиңелә.

УНИКС баскетболчылары сезонда икенче мәртәбә "Дарушшафака" командасына оттырды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетбол командасы үз мәйданында Европа кубогы төркем этабының 8 нче тур уенында Төркиянең “Дарушшафака” клубына оттырды.

“А” төркемендәге командаларның “Баскет-холл”да узган очрашуы 79:75 (16:26, 16:12, 24:19, 23:18) исәбенә кунакларның җиңүе белән төгәлләнде. Җиңүче команда составында 19 очко җыйган Скотти Уибекин иң нәтиҗәле уенчы булып танылса, УНИКСтан Стефан Ласме командага 18 очко китерде.

УНИКС әлеге көндәшенә беренче әйләнеш очрашуында да оттырган иде – октябрьдә Төркиядә узган матчта хуҗалар 9 очко аерма белән өстенлеккә иреште. Казан командасы Европа кубогында 8 уен уздырды һәм шуның өчесендә җиңелде.

Турнирда чираттагы уенын УНИКС 20 декабрьдә үзендә Хорватиянең “Цедевит” командасына каршы уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100