Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС баскетболчылары "Локомотив-Кубань" командасына каршы икенче матчта оттырды
Чирек финал сериясендәге өченче һәм дүртенче матчлар Казанда – "Баскет-холл" спорт аренасында уза.
(Казан, 7 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов).Казанның УНИКС баскетболчылары Бердәм лиганың чирек финал сериясе икенче матчында Краснодарда "Локомотив-Кубань" командасына оттырды – 76:92. Сериядә исәп тигезләнде – 1:1.
Әлеге матч гаять киеренке шартларда узды. Шуның нәтиҗәсе буларак уенның өченче һәм дүртенче чирекләрендә УНИКСның бер-бер артлы 3 баскетболчысы – Хоакин Колом, Лэтэвиус Уильямс һәм Коти Кларк уеннан куып чыгарылды. Нәтиҗәдә, бүген алдагы матчка караганда ышанычлырак уен күрсәткән хуҗалар җиңү яулады.
"Авыр һәм сугышны хәтерләтәчәк уен булачагын көттек. Шулай булып чыкты да. Бу аңлашыла да – плей-офф бит. Уенчыларның шундый рухтагы уен күрсәтүен хуплыйм. "Локомотив" кебек командага каршы уенда бер җиңүдән соң масаерга ярамый. Көндәш лаеклы җиңде", – диде лиганың рәсми сайтына УНИКСның баш тренеры Евгений Пашутин.
Өч җиңүгә кадәр дәвам итәчәк чирек финал сериясендәге өченче һәм дүртенче матчлар Казанда – "Баскет-холл" спорт аренасында уза. Алар 10 һәм 12 майга билгеләнгән.
Баскетбол. Бердәм лига. Чирек финал. "Локомотив-Кубань" (Краснодар) – УНИКС (Казан) – 92:76 (28:18, 19:17, 26:24, 19:17).
Сериядә исәп – 1:1 (62:71, 92:76).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз