Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
УНИКС баскетболчылары "Локомотив-Кубань" командасына өченче тапкыр оттырды
Казан клубы өчен Бердәм лигадагы быелгы сезон плей-оффның беренче раундында ук төгәлләнде.
(Казан, 12 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). УНИКС баскетболчылары Бердәм лиганың 1/4 финал раунды дүртенче матчында Казанда "Локомотив-Кубань" командасына оттырды – 79:84.
Уенның язмышын кунаклар беренче чиректә үк хәл итеп куйды, дияргә дә мөмкин. УНИКС тиз генә очко җыя алмый азапланды – 0:13. "Локомотив-Кубань" баскетболчыларының матч башындагы актив һөҗүмнәре нәтиҗәсендә уенның беренче өлеше алар файдасына 11 очко аерма белән төгәлләнде – 31:20.
Дөрес, уенның яртысы төгәлләнгәнче УНИКС исәпне берникадәр кыскарта алды. Ләкин өченче чирек башлану белән әлеге 5 очколык аерма кабат арта гына барды. Хәтта бер ара Краснодар командасы 14 очко алга китеп өлгерде.
УНИКСның соңгы өлештәге тырышлыгы исәпне кыскартырга гына җитте.
Бүгенге матчның иң нәтиҗәле уенчылары булып кунаклардан Тэйлор Рочести (21 очко), ә УНИКСтан Кит Лэнгфорд (16 очко) танылды.
Шулай итеп, УНИКС өчен Бердәм лигадагы быелгы сезон плей-оффның беренче раундында ук төгәлләнде. Ә "Локомотив-Кубань" командасы ярымфиналда ЦСКА белән очраша. Икенче ярымфиналда финалга чыгу өчен "Зенит" белән "Химки" көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз