news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетболчылары Хорватия клубыннан өстен чыкты

Казан командасы Европа кубогында үз төркеменең икенче урынына урнашты.

УНИКС баскетболчылары Хорватия клубыннан өстен чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогының төркем этабында Хорватиянең “Цедевита” командасын отты.

Казанда узган очрашу УНИКС файдасына 78:61 (22:9, 14:23, 21:20, 21:9) исәбенә төгәлләнде. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып, 18 очко туплаган УНИКС баскетболчысы Стефан Ласме танылды.

Шунысын да әйтергә кирәк: УНИКС әлеге көндәшенә беренче әйләнеш уенында – 1 ноябрьдә Загребта 20 очко аермасы белән оттырган иде.

Турнирның алдагы этабында катнашу хокукын яулаган Казан командасы соңгы тур уены алдыннан Европа кубогында үз төркеменең икенче урынына урнашты.

Төркем этабындагы соңгы уенны УНИКС 26 декабрьдә кунакта Италиянең “Торино” командасына каршы уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100