news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетболчылары Франциянең "Асвел" командасы белән очраша

Казан командасы 2018 елның беренче матчын үз мәйданында уздыра.

УНИКС баскетболчылары Франциянең "Асвел" командасы белән очраша
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанның УНИКС баскетболчылары үз мәйданында Франциянең “Асвел” командасы белән очраша. Бу Казан клубының 2018 елдагы беренче матчы. Очрашу Европа кубогының топ-16 раунды кысаларында үтә.

Төркем этабын уңышлы узган – икенче урынга урнашкан УНИКС командасы Европа кубогының әлеге этабында “Н” төркеменә эләкте. Казан командасының көндәшләре – “Лимож” (Франция), “Асвел” (Франция) һәм “Реджо-Эмилия” (Италия).

Топ-16 раундындагы беренче матч – УНИКС-”Асвел” уены бүген “Баскет-Холл”да 19.00 сәгатьтә башлана.

Франциянең 18 тапкыр чемпионы булып танылган әлеге команда белән УНИКСның моңа кадәр бер мәртәбә дә очрашканы юк. “Асвел” төркем этабындагы 10 матчның җидесен җиңү белән төгәлләде һәм үз төркемендә беренче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100