Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС баскетболчылары Европа кубогында Франциянең "Леваллуа" командасын отты
Казан клубы сезон башында рәттән дүртенче җиңүен яулый.
(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогы ярышларының төркем этабында Франциянең “Леваллуа” командасын отты.
“А” төркемендә чыгыш ясаучы командаларның Казанда “Баскет-холл” сараенда узган әлеге матчы 76:68 исәбенә УНИКСның җиңүе белән төгәлләнде. Бу УНИКСның Европа кубогының төркем этабындагы икенче, ә Бердәм лига уеннарын да исәпкә алсак, сезон башында рәттән дүртенче җиңүе булды. Казан командасыннан иң нәтиҗәле уенчы булып 18 очко туплаган Джамар Смит танылды.
Европа кубогының чираттагы уенын УНИКС 25 октябрьдә Төркиядә – “Дарюшафака” командасына каршы уздыра. Ә аңа кадәр, 21 октябрьдә, Бердәм лиганың даими чемпионаты кысаларында Краснодарда “Локомотив-Кубань” белән очрашасы бар.
Баскетбол. Европа кубогы. “А” төркеме. 2 нче тур. УНИКС (Казан, Россия) – “Леваллуа” (Париж, Франция) – 76:68 (16:22, 18:24, 23:6, 19:16).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз