news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетболчылары Европа кубогы уеннарында чираттагы җиңүен яулады

Казан командасы бүгенге көндәшеннән бу сезонда икенче тапкыр өстен чыга.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогы матчында “Андорра” командасын отты.

УНИКС Казанда 89:80 (24:16, 25:15, 26:22, 14:27) исәбе белән уңышка иреште. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып Казан командасы сакчысы Джамар Смит танылды, ул 21 очко җыйды.

Шулай итеп, УНИКС төркем этабының икенче әйләнешен җиңүдән башлады һәм турнирда барлык уздырылган 6 матчның дүртесендә уңышка иреште. Шунысын да әйтерг кирәк: Казан командасы бүгенге көндәшеннән бу сезонда икенче тапкыр өстен чыга – УНИКС кунакта 76:68 исәбе белән уңышка ирешкән иде.

Европа кубоыгының чираттагы уенын УНИКС 6 декабрьдә Франциядә “Леваллуа” командасына каршы уздыра.

Баскетбол. Европа кубогы. Төркем этабы.

УНИКС (Казан, Россия) – “Морабанк” (Андорра, Испания) – 89:80 (24:16, 25:15, 26:22, 14:27). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100