Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“УНИКС” баскетболчылары Европа кубогы өчен көрәштән төшеп калды
“УНИКС” – “Валенсия” очрашуы Казан спортчыларының җиңелүе белән тәмамланды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 22 март кичендә Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Европа кубогының ярымфинал этабының икенче уенында Испаниянең “Валенсия” командасына җиңелде. Уен Казанда “Баскет-холл”да узды.
Беренче чиректә Казанның “УНИКС” командасы 7 очкога калышты – 16:23.
Икенче чиректә Казан баскетболчылары артка калышуны киметте – 36:39.
Өченче чиректә дә “УНИКС” “Валенсия”не куып җитә алмады – 52:56.
Дүртенче чиректә дә Казанның “УНИКС” командасы алга чыкмады – 73:79.
Ярымфиналның беренче уенында Испаниянең “Валенсия”се “УНИКС”ны 69:64 исәбе белән җиңгән иде. Шулай итеп, “УНИКС”, ярымфиналның ике уенында да җиңелеп, Европа кубогы өчен көрәштән төшеп калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз