news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“УНИКС” баскетболчылары Еврокубокның ярымфинал этабына узды

“УНИКС” Краснодар кунакларыннан дүрт очкога өстен чыгып җиңде.

“УНИКС” баскетболчылары Еврокубокның ярымфинал этабына узды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Европа кубогының чирекфиналында җиңде. “УНИКС”ның көндәше – Краснодар шәһәренең “Локомотив – Кубань” командасы булды. Уен Казанда “Баскет-холл”да узды.

Беренче чиректә Казанның “УНИКС” командасы 6 очкога калышты – 10:16.

Икенче чиректә Казан баскетболчылары алга чыга алды – 37:29.

Өченче чиректә дә “УНИКС” командасы “Локомотив – Кубань”нан өстен чыкты – 47:46.

Дүртенче чиректә Краснодар командасының бер дә калышасы килмәде, тик “УНИКС” баскетболчылары, 4 очкога өстен чыгып, әлеге уенда җиңү яуладылар – 69:65.

Чирекфинал этабы ике җиңүгә хәтле барды. Беренче уенда “УНИКС” отты, тик икенче уенда өстенлекне Краснодар баскетболчылары алды. Бүгенге уенда Казан спортчылары икенче җиңүгә ирештеләр һәм Европа кубогының ярымфинал этабына уздылар. Киләсе этапта Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Испаниянең “Валенсия” командасы белән көч сынашачак.

Еврокубок кысаларында “УНИКС” – “Локомотив – Кубань” очрашулары тәмамланса да, әлеге ике команда 16 март көнне 14:30 сәгатьтә Краснодарда яңадан күрешәчәк. Киләсе уен даими чемпионат кысаларында узачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100