news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетболчылары “Енисей”га оттырды

Киләсе турда 5 февральдә казанлылар Минскида “Цмоки-Минск” командасына каршы чыгачак.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). ВТБ Бердәм лигасы матчында Казанның УНИКС баскетболчылары бүген Красноярскиның “Енисей” командасына 75:66 исәбе белән оттырды. Җәрәхәтләр алу сәбәпле, бу уенда Антон Понкрашов, Кино Колом, Артем Параховский катнашмады.

Киләсе тур 5 февральдә Минскида үтәчәк һәм казанлылар “Цмоки-Минск” командасы белән уйнаячак. Ә аңа кадәр УНИКС Евролиганың даими чемпионаты кысаларында 2 февральдә Казанда "Олимпиакос" (Греция) командасын кабул итә.

“Енисей” (Красноярск) – УНИКС (Казан) – 75:66 (19:9, 18:17, 18:15, 20:25).

Иң нәтиҗәлеләр
: “Енисей” – Трушкин (17), Браймох (13), Тэйлор (12); УНИКС – Лэнгфорд (15), Джонсон (14), Каймакоглу (14).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100