news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС баскетболчылары Бердәм лига чемпионатында ВЭФ командасын отты

Төп вакытта җиңүче ачыкланмагач, биш минутлык овертайм билгеләргә туры килде.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетбол командасы Бердәм лига даими чемпионатының чираттагы турында Латвиядә ВЭФ командасын отты. Исәп – 86:82.

Матчның башыннан азагына кадәр командалар тигез уен күрсәтте. Шуның нәтиҗәсе буларак, матчның төп вакыты тигез исәпкә төгәлләнде. Җиңүчене ачыклау өчен өстәмә вакыт – 5 минутлык овертайм билгеләргә туры килде. Өстәмә вакыт Казан баскетболчылары файдасына төгәлләнде.

Әлеге очрашуның иң нәтиҗәле уенчысы булып УНИКСтан Артем Параховский танылды. Аның исәбендә 16 очко бар.

УНИКС чираттагы уенны 7 апрельдә кунакта "Милан" командасына каршы уздыра. Бу уен УНИКС өчен бу сезонда Евролигадагы соңгы матч булачак.
 
Баскетбол. Бердәм лига. Даими чемпионат.
ВЭФ (Рига, Латвия) – УНИКС (Казан, Россия) – 82:86 ОТ (17:20, 23:20, 14:20, 18:12, 10:14).

news_right_1
news_right_2
news_bot