news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетболчылары бүген Мадридның "Реал" командасы белән уйный

Испания клубы турнир таблицасының беренче баскычында бара.

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның УНИКС баскетбол командасы Евролиганың даими чемпионаты кысаларында Мадридның атаклы "Реал" клубына каршы уйный. "Баскет-холл" спорт сараендагы матч 19:00 сәгатьтә башлана.

Көндәшләр бу сезонда Мадридта очрашты инде. Ноябрьдә узган әлеге матчта мәйдан хуҗалары 89:75 исәбе белән җиңү яулаган иде. Гомумән алганда, "Реал" бу сезонда Евролигада уңышлы чыгыш ясый – 21 матчтан соң 16 җиңү белән турнир таблицасының беренче баскычында бара.

Сүз уңаеннан: "Реал"га каршы уенда УНИКС командасы капитаны Костас Каймакоглу уйный алмый – Греция уенчысы күнегүләр вакытында кул бармагын сындырган һәм бер айга сафтан чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100