Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС баскетболчылары бүген Казанда "Локомотив-Кубань" командасы белән уйный
Бердәм лиганың чирек финалындагы бүгенге уенда җиңгән команда сериядә алга чыгачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Бүген УНИКС баскетболчылары үз мәйданында – "Баскет-холл" спорт комплексында, Бердәм лиганың 1/4 финал раунды кысаларында, Краснодарның "Локомотив-Кубань" командасы белән очрашачак.
Исегезгә төшерәбез, Краснодардагы беренче уенда, 5 майда, УНИКС уңышка ирешкән булса (71:62), ике көннән соң узган җавап очрашуында хуҗалар ышанычлы рәвештә җиңү яулады (92:76). Шулай итеп, ике матчтан соң исәп 1:1 булды.
Чирек финалындагы бүгенге уенда җиңүче сериядә алга чыгачак. Каршылык 3 җиңүгә кадәр дәвам итә. УНИКСның серияне үз мәйданында төгәлләү мөмкинлеге бар – дүртенче уен да 12 майда Казанда уза. Ике матч та 19.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз