news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“УНИКС” баскетболчылары 42 очколык аерма белән “Цмоки-Минск” командасын җиңделәр

Киләсе уенны “УНИКС” үз мәйданында Казанда үткәрәчәк.

“УНИКС” баскетболчылары 42 очколык аерма белән “Цмоки-Минск” командасын җиңделәр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы ВТБ бердәм лигасы кысаларында Минск шәһәрендә “Цмоки-Минск” командасына каршы уйнады. Бу матчта Казан баскетболчылары җиңү яуладылар.

Беренче чиректә Казанның “УНИКС” командасы өстенлекне алды – 3:21.

Икенче чирек тә “УНИКС” файдасына тәмамланды – 17:46.

Өченче чиректә дә “УНИКС” командасы “Цмоки-Минск”тан өстенрәк булды – 29:70.

Дүртенче чирекне Казан баскетболчылары 42 очкога остен чыгып төгәлләделәр һәм бу уенда җиңүгә ирештеләр – 57:99.

Киләсе уенны “УНИКС” Казанда “Баскет-холл”да үткәрәчәк. Казан баскетболчылары Европа Кубогы өчен көрәштә лидерларның берсе Андорра-ла-Велья шәһәреннән “Андорра” командасын кабул итә. Матч 6 февраль 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100