news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС баскетбол командасы өйдә “Галатасарай”ны җиңде

Матч Россиянең Анкарада үтерелгән илчесе истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итүдән башланды.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). УНИКС Евролиганың чираттагы матчында кичә өйдә Төркиянең “Галатасарай” командасын 73:60 исәбе белән җиңде.

УНИКС ның бу инде дүртенче җиңүе, ул хәзер “Галатасарай”ны соңгы, 16 нчы урынга төшерде.

22 декабрьдә казанлылар Литваның Каунаст шәһәрендә җирле “Жальгирис” баскетбол командасы белән уйнаячак.

УНИКС (Казан, Россия) – “Галатасарай” (Истанбул, Төркия) – 73:60 (15:11, 22:20, 18:12, 18:17).

Иң нәтиҗәлеләр: УНИКС – Воронов (22), Колом (17), Параховский (11); “Галатасарай” – Гюлер (17), Прешич (12).

news_right_1
news_right_2
news_bot