news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“УНИКС” баскетбол командасы ВТБ бердәм лигасының лидерын җиңде

Казан баскетболчылары турнир таблицада беренче урынга чыктылар.

“УНИКС” баскетбол командасы ВТБ бердәм лигасының лидерын җиңде
Михаил Захаров

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 1 апрель кичендә Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Мәскәүнең “ЦСКА”сын җиңде. Уен Мәскәүдә узды. “УНИКС” өчен җан атарга Казаннан Мәскәүгә баручылар да шактый иде.

Әлеге матчка кадәр “ЦСКА” командасы ВТБ бердәм лигасының даими лидеры булып санала иде. Хәзер “ЦСКА” турнир таблицада, егерме өч уенның унтугызында җиңеп, икенче урында тора, ә “УНИКС” ВТБ бердәм лигасында, егерме бер уенның унҗидесендә җиңеп, беренче урынга чыкты.

Беренче чиректә Казанның “УНИКС” командасы артка калды – 19:17.

Икенче чиректә “УНИКС” баскетболчылары 10 очкога алга чыга алдылар – 31:41.

Өченче чиректә дә “УНИКС” командасы “ЦСКА”дан өстен чыкты – 54:56.

Дүртенче чиректә командалар кызып китте, эткәләшү-төрткәләшүләрсез дә булмады, тик “ЦСКА” баскетболчылары алга чыга алмады. “УНИКС”, 10 очкога өстен чыгып, бу матчта җиңү яулады – 73:83.

Киләсе уенны “УНИКС” Таллинда үткәрәчәк. Казан баскетболчылары “Калев” командасы белән көч сынашачак. Матч 9 апрель 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100