Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС баскетбол командасы Еврокубокның чирек финалының беренче уенында җиңде
УНИКС, 20 очкога алга чыгып, “Локомотив–Кубань” командасын отты.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогы кысаларында чирек финал уенында җиңде. УНИКСның көндәше – Краснодар шәһәренең “Локомотив–Кубань” командасы булды. Уен Казанда “Баскет-холл” залында узды.
Беренче чиректә Казанның УНИКС командасы 4 очкога алга чыкты – 18:14.
Икенче чирек тә УНИКС файдасына тәмамланды – 41:38.
Өченче чиректә дә УНИКС командасы “Локомотив – Кубань”нан өстен чыкты – 66:50.
Дүртенче чиректә һәм гомуми исәп буенча УНИКС җиңү яулады – 86:66.
- Чирек финалның икенче уенын УНИКС Краснодарда үткәрәчәк. “Локомотив–Кубань” – УНИКС матчы 8 мартта 20:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз